Агымдагы елның 25 ноябренә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу уңаеннан айлык акчалата түләү республиканың 5 682 анасына билгеләнгән.
24 ноябрь көнне Мамадыш шәһәрендә Тататрстан республикасы инвалидлар спорт-физкультура оешмасы кул көрәше буенча республика чемпионаты уздырды.
23 ноябрь көнне Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшсез гражданнар, инвалидлар һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.
25 ноябрь көнне “Наз” приютында Аналар көненә багышланган “Әнигә бүләк!” исемле концерт программасы тәкъдим ителде. Бу бәйрәмгә приютта тәрбияләнүче балаларның әниләре һәм әбиләре чакырылды.
20 ноябрьдә 2013 елдан башлап, ел саен россиякүләм Балалар хокукы көне билгеләп үтелә.
23 ноябрь көнне Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. Балалар һәм учреждение педагоглары бәйрәм концерты әзерләде, ә "Кыю пешекчеләр" түгәрәге бүлмәсендә балалар әниләр өчен чәй табынына тәмле ризыклар әзреләде.
Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә иң игелекле һәм якты бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне без тормышыбызны алып баручы, бөтен авырлыкларны һәм сынауларны җиңеп чыгарга ярдәм итүче кешеләребезне данлыйбыз.
Балтач районында башкарма комитет һәм социаль яклау бүлеге " Әниләр чәчәк бәйләме" конкурсы үткәрә. Конкурста районның теләгән һәр кешесе катнаша ала.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Илебездә билгеләп үтелә торган күп санлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бүген Буаның мәдәни үсеш үзәгендә шушы ягымлы һәм игелекле бәйрәмгә багышланган район чарасы узды.