ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Казанда Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы иҗтимагый берләшмәләре форумы узды. Тантаналы пленумда оешма катнашучылары узган елларга йомгак ясады, киләчәккә бурычлар билгеләде.

#ЮмартСишәмбе - бу халыкара Хәйрия көне. Әлеге әрәкәт дөньяның 100 дән артык илендә таралган. Чарада "Волонтер" үзәге вәкилләре дә читтә кала алмады һәм хәйрия эшчәнлегендә катнашты.

27 ноябрьдә Минзәлә муниципаль районында социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре белән берлектә янгын сүндерүчеләр торак йортларга уртак рейд оештырды.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова #Юмартсишәмбе хәйрия кампаниясе уңаеннан "Үз кәефем белән мин ничек идарә итә алам?" темасына мини-тренинг үткәрде.

 

27 ноябрь көнне "Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "Коррупциягә ЮК " дигән ата- аналар җыелышы узды.

27  ноябрьдә Сарман мәшгульлек үзәгендә билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәвенә алганда бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәм күрсәтүдә бизнес-планнарны бәяләү буенча Эксперт советы утырышы узды..

20 ел рәттән ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә.

Яр Чаллы "Ышангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Бакчачылык" хезмәт тернәкләндерү кабинетында социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрү һәм учреждение территориясендә чәчәк түтәлләренә өчен чәчү һәм утырту материалы алуга акча җыю буенча хәйрия акциясе уздырды. 

Лениногорск шәһәренең мәшгульлек үзәге төбәк программалары уңаеннан халыкны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтү дәвам итә.

Яр Чаллы мәшгульлек үзәге комплекслы план һәм үзара хезмәттәшлек турында килешү нигезендә инвалидлар, "Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән очрашу оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International