"Изгелек"тә "Үз кәефем белән мин ничек идарә итә алам?" мини-тренингы узды

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова #Юмартсишәмбе хәйрия кампаниясе уңаеннан "Үз кәефем белән мин ничек идарә итә алам?" темасына мини-тренинг үткәрде. 

Тренингның максаты социаль хезмәт алучыларның кәеф үзгәрү сәбәпләре һәм үз кәефең белән идарә итү ысуллары турында белемнәрен актуальләштерү.

Кәеф – билгеле бер вакыт дәвамында психик процессларны һәм кешенең үз-үзен тотышын чагылдыра торган гомуми эмоциональ халәт.

Чара тренинг темасына туры килгән риваятьләрдән башланды. Катнашучылар тренинг барышында кеше нинди кәефтә булуын ничек ачыклап була? – дигән сорауга җавап эзләде  (кәефне хәрәкәтләр, кыяфәт, сын-гәүдә, кыланыш, куллар аркылы аңларга була). Психолог экспресс-сорау үткәреп, кемнең кәефе ничек икәнен ачыклады: белгеч төрле төстә карточкалар күрсәтеп, катнашучылар үзләренә туры килгән төскә кулларын күтәрделәр (кызыл төс – матур, яхшы кәефкә туры килә; яшел төс – тыныч, тигез кәефкә җавап бирә; кара – начар кәефкә туры килә). Соңыннан кәеф күтәрүнең җиңел ысулларына (яхшы дус белән сөйләшергә яки аңа шалтыратырга, яраткан музыкаңны тыңларга, үзеңне тәмле ризык белән сыйларга, саф һавада йөрергә, яраткан эшең белән шөгыльләнергә) игътибар иттеләр.

Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар арасында дустанә мөнәсәбәт, ярдәмчеллек, үзара аңлашу атмосферасы барлыкка килде. Фикер алышу барышында яхшы кәеф булдыру өчен универсаль ысулга тукталдылар һәм ул – елмаю дигән нәтиҗә ясадылар.

Тренингта 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International