Мәшгульлек үзәге белгечләре "Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче консультация үткәрде

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллы мәшгульлек үзәге комплекслы план һәм үзара хезмәттәшлек турында килешү нигезендә инвалидлар, "Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән очрашу оештырды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре учреждениедә күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде, һөнәри эшчәнлек юнәлешләрен билгеләү өчен тест үткәрде, шулай ук психологик халәтне коррекцияләүгә юнәлдерелгән берничә тренинг күнегүләре оештырды.

Очрашуда катнашучылар халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәү тәртибе һәм кагыйдәләре, һөнәри юнәлеш бирү, һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү, эшсез гражданнарга социаль адаптация һәм психологик ярдәм күрсәтү, эшкә урнашу мөмкинлекләре турында мәгълүмат алды.

Барлык катнашучылар да мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыруга комачаулый торган проблемалар турында актив фикер алыштылар, шулай ук Яр Чаллы шәһәренең ЦЗН хезмәткәрләре белән уртак көч белән әлеге проблемаларны хәл итү юлларын эзләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International