27 ноябрьдә Сарман мәшгульлек үзәгендә билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәвенә алганда бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәм күрсәтүдә бизнес-планнарны бәяләү буенча Эксперт советы утырышы узды.
Субсидия алырга теләүчеләр Эксперт советы әгъзаларына бизнес-планнарын презентацияләде.
Чара барышында булачак эшмәкәрләр пенсия законнарындагы үзенчәлекләр һәм финанс ярдәм алганнан соң булган җаваплылык белән танышты.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча совет әгъзалары өч бизнес-планны хуплады.