27 ноябрь көнне "Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "Коррупциягә ЮК " дигән ата- аналар җыелышы узды.
Тәрбиячеләр ата-аналарга коррупция гамәлләре нәрсә икәнлеге турында сөйләде. Кирәк булган очракта ата-аналар да файдалана ала торган "кайнар элемтә" телефоннары күрсәтелгән мәгълүмат стендына игътибарны юнәлтте. Рәсми сайтта Коррупциягә каршы эшчәнлек буенча бүлек төзелүенә игътибар иттеләр, анда коррупциягә каршы чараларга кагылышлы барлык материаллар һәм хокукый актлар урнаштырылган.
Ахырдан учреждениедә коррупция очракларын ачыклау буенча анкета үткәрелде.