#ЮмартСишәмбе - бу халыкара Хәйрия көне. Әлеге әрәкәт дөньяның 100 дән артык илендә таралган. Чарада "Волонтер" үзәге вәкилләре дә читтә кала алмады һәм хәйрия эшчәнлегендә катнашты.
Волонтерлар "Алар да ашарга тели!" йортсыз хайваннар өчен акция оештырдылар. Акциянең максаты кешеләрне сукбай хайваннар белән шөгыльләнүче Әлмәт шәһәре приютлары, шулай ук хайваннарны стерильләштерүнең роле белән таныштыру иде. Йортсыз хайваннар өчен азык җыю һәм брошюралар тарату оештырылды.
Волонтерлар һәм битараф булмаган гражданнар ярдәме белән азык-төлек пакеты җыелды.