Бүген Казанда Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы иҗтимагый берләшмәләре форумы узды. Тантаналы пленумда оешма катнашучылары узган елларга йомгак ясады, киләчәккә бурычлар билгеләде.
Чарада Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. Министр катнашучыларны һәм чакырылган кунакларны истәлекле дата – Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте һәм Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте Татар республика оешмасының 30 еллыгы белән котлады.
Ведомство башлыгы оешманың инвалидлар хокукларын тормышка ашыруын, аларны социальләштерү, тормыш сыйфатын күтәрүгә керткән өлешен бәян итте. Шулай ук ул алга таба нәтиҗәле уртак эшнең әһәмиятен билгеләп үтте, аның нәтиҗәсе булып гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту тора.
Эльмира Зарипова үз чыгышында Татарстанның Россия төбәкләре арасында махсус җиһазландырылган урыннарга инвалидларны эшкә урнаштыру буенча лидер булуын хәбәр итте. Эльмира Зарипова сүзләренчә, 2018 елның 10 аенда республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә инвалидлыгы булган 3 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 1,7 меңе эшкә урнаштырылган.
"Татарстанда инвалидларны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе 31 % тәшкил итә", - дип билгеләп үтте министр. Шулай ук Э. А. Зарипова Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырды.