Лениногорскта күп балалы ата өчен эш урыны булдырылды

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Лениногорск шәһәренең мәшгульлек үзәге төбәк программалары уңаеннан халыкны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтү дәвам итә.

Татарстан бюджетыннан эш бирүчегә инвалид бала һәм күп балалар тәрбияләүче әти-әниләргә эш урыны булдыру өчен субсидия бирү программасы барышында  “Модуль мебель фабрикасы” җәмгыяте предприятиесендә күп балалы әтигә мебель җыю һөнәре буенча хезмәт урыны булдырылды.

Предприятие белән күп балалы әтине эшкә урнаштыру өчен  биреләчәк субсидиянең бер өлешен каплау буенча субсидия түләү турында килешү төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International