20 ел рәттән ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә.
Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова 23 нче ноябрь көнне Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбе базасында "Иң яраткан әнием" дигән чара уздырды.
Чарада төрле категория гаиләләрдән 53 балигъ булмаган бала катнашты. Бәйрәм барышында балалар уеннарда катнашты, сорауларга җавап бирде.
Аксубайның "Хыял" приютында оештырылган Әниләр бәйрәмендә балалар шигырь укыды, җырладылар һәм биеделәр. Нарасыйлар иҗат иткән матур рәсемнәрдән күргәзмә дә эшләде.