27 ноябрьдә Минзәлә муниципаль районында социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре белән берлектә янгын сүндерүчеләр торак йортларга уртак рейд оештырды.
Мондый рейдларның төп бурычлары шәхси торактагы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта гамәлләр, "ашыгыч" телефоннарын искә төшерү.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тораклардагы электр үткәргечләрнең, газ җиһазларының торышын һ.б. тикшерде.
Йортларда яшәүчеләр белән белгечләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик әңгәмәләр үткәрде, белешмәлекләр тапшырды, анда янгын вакытында башкарыласы гамәлләр җентекләп тасвирланган һәм ашыгыч хезмәтләрнең номерлары күрсәтелгән.