Казанның "Поиск " инвалидлар иҗтимагый оешмасы Россиянең балаларга хезмәт күрсәтүче иң яхшы 100 коммерцияле булмаган оешмасының берсе булды. Татарстанда үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр исемлегенә кергән "Поиск" укыту-методик берләшмәсе диплом һәм "Иң яхшысы – балаларга" сыйфат билгесен алды.
Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында министр урынбасары Наталья Бутаева рәислегендә инвалидлар хокукына кагылышлы мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл узды. Чарада Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында законны гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар.
"Әбидә кунакта" проекты уңаеннан Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортының "Алтын яшь" волонтерлар отряды активистлары "Астра" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар янына барганнар. Кунаклар реабилитантларга "Татарстан белгечләре" викторинасын тәкъдим итте.
27 ноябрьдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Мин кем булачакмын?" профориентацион рәсемнәр конкурсының җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү узды.
Агымдагы елның 28 ноябрендә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Әлмәт торба заводы" АҖнең пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә керә торган хезмәткәрләре белән очрашуда катнашты.
Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония”үзәгендә өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре карамакта булган социаль ярдәм алучы Мансур Фәтхуллинны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Үзәк хезмәткәрләре юбилярга нык сәламәтлек, якыннарының хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.
Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесендә Эш бирүче көне узды, анда “Венские вафли” ҖЧШ вәкилләре катнашты.
Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре суд приставлары белән берлектә 28 ноябрьдә алимент түләүләре буенча бурычлары булган гражданнарны тикшерделәр.
Бүген Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак булыгыз юка боз” дигән темага танып-белү чарасы уздырылды.
28 ноябрь көнне Зәй муниципаль районындагы “Шатлык” үзәгенең “Пульс” клубына йөрүче актив пенсионерлары өчен “Көзге бал” узды. Бал халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү белән туры килде.