Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония”үзәгендә өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре карамакта булган социаль ярдәм алучы Мансур Фәтхуллинны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Үзәк хезмәткәрләре юбилярга нык сәламәтлек, якыннарының хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.
Масур ага тыл хезмәткәрләре, хезмәт ветераны, 40 елдан артык туган районына хезмәт итә. 1963 елдан 1989 елга кадәр сельхозтехниканың районара бүлегендә җитәкче булып эшли. 1989 елда лаеклы ялга китә.
2016 елдан Мансур ага социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагында тора. Аңа социаль хезмәткәр Сиринә Низаметдинова сыйфатлы көнкүреш хезмәте күрсәтә.
Юбиляр үзенең актив, оптимист булуы белән күпләрне сокландыра.