Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре суд приставлары белән берлектә 28 ноябрьдә алимент түләүләре буенча бурычлары булган гражданнарны тикшерделәр.
Әлеге рейдлар алимент түләүләре буенча бурычлары булган кешеләр белән эшкә урнашу кирәклеге турында аңлату-мәгълүмати эш алып бару максатыннан оештырыла. Очрашу барышында мәшгульлек белгечләре тарафыннан әлеге көнгә хезмәт базасында булган вакансияләр тәкъдим ителә.