“Астра” үзәгендә “Сак булыгыз юка боз” темасына танып-белү чарасы узды

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак булыгыз юка боз” дигән темага танып-белү чарасы уздырылды.

Чараның максаты булып көзге-кышкы вакытта сулыкларда куркынычсызлык очракларын кисәтү торды. Балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган слайдлар, композицияләр, “Смешарики. Азбука безопасности” дигән мультфильмнар карады. Шулай ук әти-әниләр өчен куркынычсызлык очракларын кисәтү буенча профилактика, бозга төшкән кешегә беренче ярдәм күрсәтү буенча папкалар ясалды.

Чара барышында балалар үз-үзеңне саклау буенча бик күп белемнәр алды. Чарада 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International