ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

«Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүдә мәгълүмати иминлекне булдыру технологияләре»н тормышка ашыру уңаеннан "Веста" үзәгенең социаль педагогы Ольга Тугашова 11 нче санлы социаль участокта (Сухарево бистәсе) “Мин интернетта куркынычсыз эш турында нәрсә беләм?” дигән төркемле дәрес үткәрде.

 

Кичә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган физик мөмкинлекләре чикле балалар килде.


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара әниләр көне уңаеннан Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге балаларга һәм барлык мохтаҗларга ярдәм итүче “Игелекле йөрәк” төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә,сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче хатын-кызларга “Әниләр өчен матурлык көне” оештырды.

Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә эшче гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны, үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

#ЮмартСишәмбе Халыкара хәйрия көне уңаеннан  Чаллы шәһәрендә яшәүче Л.Белобородова Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортына  үзенең китапханәсеннән 50 китап бүләк итте.

Бу китап сөючеләр өчен шатлыклы вакыйга булды. Монда китапны яратып укыйлар. Өлкән яшьтә китап уку гомерне озынайта психоэмоциональ хәләтне яхшырта; яңа, файдалы мәгълумат алырга булыша.

Бүген, 29 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында министр Эльмира Зарипова катнашында Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы узды.

Арчадагы “Өмет чаткысы”  балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Минем ягымлы әнием” исемле, әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

"Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көнен бәйрәм итү күркәм традициягә әверелде. Быел 28 ноябрь көнне үзәкнең музыка залында тернәкләнүчеләрнең әниләре чакырылган иде.

29 ноябрендә “Бөгелмә электр насослары” ачык акционерлык җәмгыяте хезмәтчәннәрен укыту программасы буенча “Формовщик машинной формовки” һөнәренә укыту төгәлләнде. Барлык гражданнар да, ә алар 15 кеше, программаны уңышлы үзләштерделәр һәм һөнәри хәзерлек үткәннәре турында диплом алды.

Яр Чаллы шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру уңаеннан мастер класс узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International