28 ноябрь көнне Зәй муниципаль районындагы “Шатлык” үзәгенең “Пульс” клубына йөрүче актив пенсионерлары өчен “Көзге бал” узды. Бал халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү белән туры килде.
Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗина Эльмира “Көзге бал” да аеруча кадерле кунак булды. Үзенең сәламләү сүзендә ул “Пульс” клубына йөрүчеләрне бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек һәм актив озын гомер теләде, башка пенсионерларга үрнәк булып, тирә-юньдәгеләрне үзләренең оптимизмнары һәм актив яшәү рәвеше белән куандыруларын белдерде. “Пульс” клубының иң актив пенсионерларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм барышында клубка йөрүчеләр үзләренең бай иҗади потенциалын күрсәтте: биеделәр, узган еллар җырлары башкардылар, төрле конкурсларда көч сынаштылар.
Көз, гадәттәгечә, үзенең бүләкләре - җиләк-җимеш, яшелчәләре белән данлыклы. Көзге уңыштан өстәл әзерләүдән беркем дә читтә калмады. Өстәл күчтәнәчләрдән сыгылып торды.