Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында министр урынбасары Наталья Бутаева рәислегендә инвалидлар хокукына кагылышлы мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл узды. Чарада Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында законны гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар.
Очрашуда мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау, спорт, яшьләр эшләре министрлыклары, пенсия фонды, салым хезмәте, социаль иминият фонды, медик-социаль экспертиза бюросы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, реабилитация, социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре һ.б оешма вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар инвалидлар хокукларына кагылышлы мәсьәләләр буенча актив фикер алышты. Инвалид балаларның кайбер проблемалары оператив хәл ителсә, мәсьәләләрнең бер өлеше, утырыш барышында ачыкланганча, җентекле якын килүне һәм вакытны таләп итә. Мәсәлән, чарада катнашкан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар тернәкләндерү техник чараларын бирү мәсьәләсенә борчылуларын белдерде. Барлык сорауларга да катнашучылар экспертлардан җавап һәм консультацияләр алды.
Түгәрәк өстәл барышында инвалидларны социаль-мәдәни адаптацияләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Бүгенге очрашуда Казанда инвалидлар өчен социаль-мәдәни ял үзәкләре җитмәвен белдерделәр. Тиешле учреждение һәм ведомство вәкилләре әлеге проблемага йөз тотуларын һәм мондый балаларга хәзер нинди үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеге турында бәян итте.
Шулай ук очрашуда медицина-социаль экспертиза, санаторий-курорт дәвалавы һәм инвалидларны тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, медицина ярдәме күрсәтү, җәйге ял оештыру, мәгариф һәм өстәмә белем бирү, шул исәптән мәдәният, физкультура һәм спорт өлкәләрендә дә мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча, кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып, түгәрәк өстәл тәкъдимнәре әзерләнәчәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Инвалидлар декадасы уңаенна республикада төрле чаралар, түгәрәк өстәлләр һәм очрашулар үткәрү планлаштырыла.