Казанның "Поиск " инвалидлар иҗтимагый оешмасы Россиянең балаларга хезмәт күрсәтүче иң яхшы 100 коммерцияле булмаган оешмасының берсе булды. Татарстанда үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр исемлегенә кергән "Поиск" укыту-методик берләшмәсе диплом һәм "Иң яхшысы – балаларга" сыйфат билгесен алды.
Конкурс призерларын бүләкләү РФ Иҗтимагый палатасында узды. Конкурсны гаилә, ана һәм балаларга ярдәм итү буенча РФ Иҗтимагый палатасы комиссиясе оештырды.