Республикада ел саен хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча #Юмарт сишәмбе дигән республика акциясе үткәрелә. Быел да әлеге акция барышында Зәй муниципаль районының “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә “Күңелле тарак”, - дип исемләнгән акция уздырды.
Хәйриячелекне үстерү буенча #ЮмартСишәмбе акциясе уңаеннан "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты яшүсмерләре Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студентлары белән берлектә Кирзавод микрорайонында яшәүчеләр арасында агитпоезд оештырды.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә #ЮмартСишәмбе хәйрия кампаниясе һәм Волонтер елы уңаеннан “Инклюзив мохит” волонтерлар берләшмәсе ярдәме белән "Ника" яшьләр клубы активистлары "Брейн-Ринг" интеллектуаль уен үткәрде.
Урамда ап-ак кар ява! Димәк табигатебезгә ак туннарын бөркәнеп, бураннары, суыклары, карлары белән кыш килә. Декабрь ае кышның беренче ае, аның белән бергә тиздән Яңа ел да җитә.
Әгерҗенең "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт буенча инструктор А.Егоров җитәкчелегендә "Минем хыялымдагы ишегалды" иҗади проектын башкарды.
Бүген, 28 ноябрьдә, Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр янына Балалар иҗат йортыннан өстәмә белем бирү педагогы Е.Ермишина килде.
Питрәч районы “Шатлык” приютында психолог Р.Садыйкова кечкенә төркем балаларына иҗади сәләтләрен үстерүгә нисбәтле дәрес оештырды.
27 нче ноябрьдә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шәфкать туташы Н.Кириллова тарафыннан “Бәрелеп имгәнүләр” темасына лекция уздырылды.
Алма күп кешеләрнең көндәлек рационына керә, ул витаминнар чыганагы гына түгел, ә бик тәмле җиләк-җимеш тә.
Җылыту сезоны башлану белән торак биналарда янгын чыгу куркынычы арта. Шуның белән бәйле рәвештә Биектау муниципаль районында даими рәвештә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре имин булмаган һәм күп балалы гаиләләргә профилактик рейдлар үткәрә.