27 ноябрьдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Мин кем булачакмын?" профориентацион рәсемнәр конкурсының җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү узды.
Яшүсмерләрне булачак һөнәрләрен аңлы рәвештә сайлау мәсьәләләренә җәлеп итү уңаеннан оештырылган конкурста Яшел Үзән муниципаль районының гомуми белем учреждениеләренең 1-4 сыйныф укучылары арасыннан 200 дән артык бала катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар тантаналы шартларда мәшгульлек үзәге символикасы төшерелгән дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, педагогларга рәхмәт хатлары тапшырылды.