Алабугада "Әбидә кунакта" проекты дәвам итә

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

"Әбидә кунакта" проекты уңаеннан Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортының "Алтын яшь" волонтерлар отряды активистлары "Астра" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар янына барганнар. Кунаклар реабилитантларга "Татарстан белгечләре" викторинасын тәкъдим итте.

Катнашучылар ике командага бүленде һәм викторина сорауларына актив җавап бирде. Биремнәр музыкаль паузлар белән үрелеп барды.

Нәтиҗәләр ясаганнан соң, барлык балалар да өлкәннәрдән бүләккә Ольга Рожина ясаган тәмле ризыклар һәм сувенирлар алды.

Балалар, үз чиратында, декабрь башында үзләренә өлкән яшьтәге кешеләрне "Әкияттә кунакта " викторинасына чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International