ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Бүген Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү һәм объектта шартлы янгынны сүндерү буенча өйрәнүләр уздырылды. Чарада хезмәт күрсәтүче персонал һәм яшәүчеләр катнашты.

"Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм" – Түбән Кама районының "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында спорт марафоны әнә шул шигарь астында узды.

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кече төркемдә "Хуҗалык академиясе" программасы буенча бәйрәм өстәле сервировкасы буенча дәрес уздырылды.

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Компьютер белеме” программасы буенча укуларда катнашты. Укыту Югары Ослан интернат-йорты базасында "IT - парк" хезмәткәре Константин Полянский тарафыннан үткәрелде.

12 декабрьдә Республика ресурс үзәге "Алтай краенда инвалидларны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре" темасына вебинар үткәрде.

Өлкән кешеләр үзләренең сәламәтлекләренә зур игътибар бирә. Алар теләсә кайсы яшьтә үзеңне сәламәт, яшь, актив хис итү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында ешрак сораулар бирә.

"Бергә булдырабыз"республика проектын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ай саен ата-аналарны өй шартларында тернәкләндерү методикаларына өйрәтү буенча мастер-класслар уза.

12  нче  декабрь  көнне  Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты  “Без сәнгатьле халык” район күләм бәйгесендә катнашты.


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Зәйнең "Шатлык " социаль тернәкләндерү бүлеге эшчәнлеге районда гына түгел, аннан читтә дә танылып килә. Әлеге бүлек эшчәнлеге пенсионерлар һәм инвалидларга социаль-тернәкләндерү процедурасы уздырудан гыйбарәт.

Арчаның социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр, Яңа Кенәр авылының Туфан Миңнуллин исемендәге  китапханәсенә экскурсиягә барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International