Бүген Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү һәм объектта шартлы янгынны сүндерү буенча өйрәнүләр уздырылды. Чарада хезмәт күрсәтүче персонал һәм яшәүчеләр катнашты.
Күнегүләрнең төп максаты; учреждение персоналының дәүләт янгын хезмәте бүлекчәләре белән эшләү тәртибе һәм кагыйдәләре, кешеләрне һәм матди кыйммәтләрне коткару һәм эвакуацияләү ысулларын өйрәнү.
Чара кысаларында хезмәт күрсәтүче персонал белән гадәттән тыш хәл килеп чыкканда эш итү буенча инструктаж, ә яшәүчеләр белән "янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү" һәм "әйләнә-тирә тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән гражданнарның сәламәтлеген саклау" темасына әңгәмә үткәрелде.
Әлеге чарада интернат-йортта яшәүче 17 кеше һәм 31 хезмәткәр катнашты.