"Бергә булдырабыз"республика проектын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ай саен ата-аналарны өй шартларында тернәкләндерү методикаларына өйрәтү буенча мастер-класслар уза.
Чираттагы дәрес терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балаларны физик тернәкләндерү темасына багышланган иде. Физик культура буенча инструктор ата-аналарга өй шартларында кинезиотерапия элементларын мөмкин кадәр кулланырга кирәклеген күрсәтте. Ата-аналар балалар белән берлектә белгечләрнең консультациясен алдылар.