"Балкыш" приюты карамагындагы балалар бәйрәм өстәле әзерләргә өйрәнә

2018 елның 14 декабре, җомга

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кече төркемдә "Хуҗалык академиясе" программасы буенча бәйрәм өстәле сервировкасы буенча дәрес уздырылды.

Дәреснең максаты: балаларны өстәлне сервальләштерергә һәм үз хезмәтеңнең әһәмиятен аңларга өйрәтү, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү, пөхтәлек, тырышлык күрсәтү.

Дәрес башында балаларга төрле биремнәр тәкъдим ителде: аларга кунаклар килде, ә тәрбияләнүчеләр аларны каршыларга тиеш. Балаларның кызыксынуы артты. Алар дусларны нәрсә белән сыйларга кирәген тиз уйлап тапты. Кызлар шунда ук хуҗабикәгә әверелде: алъяпкычлар киде һәм эшкә тотындылар. Малайларга җиңелрәк роль эләкте – алар кунаклар иде.

Уен барышында алынган тәэсирләр сабыйларга киләчәктә дөрес кыйммәтләр формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

"Мондый чаралар оештыру, балаларда киләчәккә үз-үзләренә ышанычны, белемнәрен арттыра", - дип саный тәрбияче Марина Николаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International