12 нче декабрь көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Без сәнгатьле халык” район күләм бәйгесендә катнашты.
Бу бәйгедә барлык бюджет оешмалары да үз талантларын тәкъдим итте. Интернат-йорт җиде номер белән чыгыш ясады. Монда 3 җыр (вокал), ике бию (чегән һәм татар биюләре), нәфис сүз, скетч һәм фольклор жанрында чыгыш ясалды. Барлык концерт номерлары да бик матур булды.
Кызлар бик матур чыгыш ясады һәм призлы урыннар яуладылар.