Арчаның социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр, Яңа Кенәр авылының Туфан Миңнуллин исемендәге китапханәсенә экскурсиягә барды.
Монда күп еллар Ташкичү авылы урта мәктәбендә укытучы, аннан соң директор вазыйфаларын башкарган Рузалия Насыйбуллина “Акланган өметләр” исемле китабын тәкъдир итү тантанасы булды.
Чарада 16 тернәкләнү узучы катнашты. Алар авторның иҗаты белән якыннан таныштылар. Түгәрәк өстәл янында җанлы әңгәмә барды. Хезмәт Герое Стелла күпләргә таныш булу өстенә, әле чарада катнашкан кайбер кешеләрнең остазы да булып чыкты! “Мәрхәмәтлелек үзәге”ндә ял итүче Лукоянова Лидия ханым аның турында бик күп җылы сүзләр җиткерде.
Очрашу иҗади чыгышлар белән үрелеп барды. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чара эчтәлекле дә, күңелле дә узды. Соңыннан бергәләп истәлеккә фотога да төштеләр.