Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Компьютер белеме” программасы буенча укуларда катнашты. Укыту Югары Ослан интернат-йорты базасында "IT - парк" хезмәткәре Константин Полянский тарафыннан үткәрелде.
Дәресләрдә социаль хезмәт алучылар компьютер белән идарә итү күнекмәләрен бик теләп үзләштерде, дәүләт хезмәтләре сайты белән эшләү һәм социаль челтәрләрдә аралашу үзенчәлекләрен белде, уку ахырында барлык катнашучыларга да белем алу турында сертификатлар тапшырылды.
Интернат-йортта яшәүчеләр педагогка һөнәри осталыклары, укытуга иҗади якын килүләре һәм үз эшләренә битараф булмаган мөнәсәбәте өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.