Өлкән кешеләр үзләренең сәламәтлекләренә зур игътибар бирә. Алар теләсә кайсы яшьтә үзеңне сәламәт, яшь, актив хис итү нәрсә эшләргә кирәклеге турында ешрак сораулар бирә.
Озын гомернең төп принцибы - тән, күңел һәм рухны сәламәтләндерү. Югары Осландагы "Өмет утравы" социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Абдрахманова Елена, фельдшер Татьяна Васильева белән берлектә Яр буе Моркваш һәм Буш Моркваш яшәүчеләргә Стрельникова методы турында сөйләделәр.
Сулыш гимнастикасы йөрәк, шикәр авыруы, неврологик авыруларны дәвалауга уңышлы ярдәм итә. Моннан тыш, өлкән яшьтәге кешеләргә иң популяр һәм үтемле хәрәкәтләр күрсәтелде. Сулыш гимнастикасы, төрле соматик авыруларны дәвалаганда өстәмә терапия чарасы буларак кулланыла.
Авылда яшәүчеләр сулыш гимнастикасының практик кулланышы буенча белем алды, әлеге күнегүләр күп кенә авыруларны дәвалауда ярдәм итә һәм даруларга альтернатива булып торуын белделәр.