Тәҗрибә уртаклашу: Республика ресурс үзәге вебинар үткәрде

2018 елның 14 декабре, җомга

12 декабрьдә Республика ресурс үзәге "Алтай краенда инвалидларны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре" темасына вебинар үткәрде.

Чара Алтай краеның хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте учреждениеләре хезмәткәрләрен укыту максатыннан үткәрелде.

Вебинарда 134 кеше, шул исәптән 21 җитәкче, 111 мәшгульлек үзәге белгече, 2 ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе катнашты.

Вебинар кысаларында Алтай краеның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарының һәм учреждениеләренең инвалидларга эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү буенча эш тәҗрибәсе яктыртылды.

Вебинарның модераторы булып Алтай крае хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау идарәсенең халыкны эш белән тәэмин итү формаларын үстерүгә ярдәм итү бүлеге башлыгы С.Фурсова чыгыш ясады. Халыкны эш белән тәэмин итү буенча идарәнең баш белгече Олеся Панкратова инвалидларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм йөзеннән Россия Федерациясе законнарын гамәлгә ашыру турында сөйләде. 

Баш белгеч Мария Абрамова чыгышының төп темасы Алтай краенда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау эшенең төп юнәлешләре булды.

Алтай краеның Барнаул шәһәре буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры урынбасары Илья Бень учреждениенең эше мисалында инвалидларны эшкә урнаштыру буенча уңай тәҗрибә белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International