Гаилә - җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше, ул гармонияле шәхес формалаштыруга ярдәм итә. Аннан башка кеше җәмгыятьтән аерылган ялгызга әверелә.
Бүген инвалидлар декадасы уңаеннан Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге "Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексы администрациясе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен спартакиада үткәрде.
15 декабрьдә Татарстан башкаласында инклюзив уен паркы ачылачак, ул Татарстан хөкүмәте, Казан шәһәре администрациясе, Россиядә Coca-Cola системасы һәм балаларга ярдәм фондының уртак тырышлыгы белән төзелгән.
Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә эшче гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны, үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.
Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр үзәк район китапханәсендә булды.
Бүген Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар янына Арча педагогика көллиятенең 212 нче төркеме студентлары килде. Алар Яңа ел тамашасы концерты тәкъдим итте.
1877 елның 10 декабрендә 1877-1878 еллардагы рус-төрек сугышында, 40 меңлек төрек армиясен капитуляцияләргә мәжбүр итеп, рус гаскәрләре Плевна ныгытмасын яулап ала. Бу Россия өчен мөһим җиңү була.
Инвалидлар декадасы тәмамланды, әмма игелекле гамәлләргә һәрвакыт тормышта урын бар.
Хезмәт буенча дәресләрдә Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында кул эшләрен кыш темасына ясый башладылар.
Бүген Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Тормыш матур" дигән темага мини-тренингы үткәрде.