12 мартта Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Макарова Анастасия Артемьевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бала белән ана арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу бала шәхесен үстерү өчен зур әһәмияткә ия.
Медицина хезмәткәрләре, социаль хезмәт белгечләре һәркөн Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларга социаль-тернәкләнү чаралары үткәрә. Хезмәт күрсәткәндә “ПЕТРА” психологик җайланмасы, педальле тренажер, Агашин тренажеры файдаланыла.
Әгерҗе районы балалар һәм яшүсмерләр социаль “Наз” приютында “Остазлар белән бергә” исемле проект тормышка ашырыла.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен кәгазьдән зур күләмле “Ромашка” чәчәге ясау буенча мастер-класс үткәрде.
РИТЭК "ЛУКОЙЛ" социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы старт алуы турында игълан итә. Бәйгегә гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче булып эшлүче Р.Ахуджанова өлкән төркем балаларына "Тегүче һөнәре" темасына дәрес уздырды.
14 нче мартта Лениногорск мәшгульлек үзәге эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештыра.
Һөнәри юнәлеш хезмәттәшлеге уңаеннан Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге балалар һәм яшүсмерләр "Гнездышко" социаль приютындагы балаларның ата-аналарына гомуми консультация үткәрде.
11 мартта Питрәчнең "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Яшүсмер" клубы кысаларында төрле категория гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән очрашу узды.