Лениногорскида вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2019 елның 12 марты, сишәмбе

14 нче мартта Лениногорск мәшгульлек үзәге эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештыра.

Ярминкә сәгать 10.00да башлана. Мәшгульлек үзәге белгечләре һәм эш бирүчеләр эшсез гражданнарны политехник колледж бинасында (Гагарин урамы, 31 йорт) көтә.

Чара барышында эш эзләүчеләр предприятие-оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән сөйләшеп, вакансияләр турында тулы мәгълүмат (эш графигы, эшнең төре, хезмәт хакы, хезмәткә куелган таләпләр) алу мөмкинлегенә ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International