Бүген Әлмәтнең халыкны социаль яклау идарәсе, "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчелеге административ бинадан хезмәткәрләрне һәм шул учреждение клиентларын эвакуацияләүне оештырды.
Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә 7 мартта бәйрәм тантанасы оештырылды.
13 мартта Бөгелмә мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева халык мәшгульлеге өлкәсенә караган юридик характердагы түләүсез консультацияләр уздырачак.
Түбән Кама районының төзелеш тармагында эшчәнлек алып баручы "Икенче Түбән Кама монтаж идарәсе" ҖЧҖ 26 хезмәткәренә 1516,94 мең сумлык әҗәтен кайтарды.
2019 елның 7 мартына Татарстанда беренче бала тапкан 336 яшь ана һәм өченче баласы туган 61 хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен компьютер сыйныфында бәйрәм презентацияләре булдыру дигән мастер-класс үткәрде.
Менделеевск районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Буменранг" волонтерлык командасы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Приютның иң актив укучылары волонтерлар булды.
Балтач муниципаль районында янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан социаль карамакта торучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә рейдлар оештырылды.
Түбән Каманың "Веста" үзәге белгече закон белән каршылыклары булган дүрт яшүсмер арасында "Үзеңне кабул итү" темасына төркемле дәрес үткәрелде. "Үзгәреш җиле" клубы кысаларында оештырылган дәреснең максаты үз-үзеңә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү һәм үз үзенчәлегеңне аңлау.
9 март көнне беренче космонавт Юрий Гагаринның 85 еллыгы билгеләп үтелде. Әлеге исем батырлык һәм каһарманлык, космик чор символы булып тора.