"Кайгырту" үзәгендә "Яшүсмер" клубы актив эшли

2019 елның 12 марты, сишәмбе

11 мартта Питрәчнең "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Яшүсмер" клубы кысаларында төрле категория гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән очрашу узды.

Дәрес ике эш мәйданчыгында барды. Беренче мәйданчыкта социаль педагоглар Киселева Валентина һәм Зәйнетдинова ӘминӘт төрле төстәге кәгазь салфеткалардан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс оештырды. Анда балалар чәчәк ясау технологияләренә өйрәнде һәм үз куллары белән бүләкләр ясады.

Икенче мәйданчыкта психолог Фәризә Шалимованың "Үз-үземне  һәм дөньяны аңлау" программасы буенча "Аралашу сәләте" дигән төркемле тренинг үткәрде, ата-ана һәм бала арасында булырга мөмкин конфликтлар хакында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International