"Изгелек” үзәгендә чәчәк ясау буенча мастер-класс оештырылды

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү  үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар  өчен кәгазьдән зур күләмле “Ромашка” чәчәге ясау  буенча мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты: кулларның вак моторикасын һәм кәгазьдән түгәрәкләр ясау юлы белән иҗади күзаллауны үстерү.

Эш барышында хезмәт буенча инструктор  мастер  класста катнашучыларга бөрмә чәчәк ясауның берничә ысулын күрсәтте һәм күптөрле чимал кулланырга  мөмкин икәнлеген азсызыклады. Кул астында булган чималдан  чәчәк эзерләү процессын анлатып, жыю тәртибен үз куллары белән  эшләп күрсәтте.

Чара ахырында катнашучылар белгечкә уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерде һәм мондый үзенчәлекле чәчәкләр интерьер бизәге, туган көнгә  яки башка бәйрәмгә бүләк булып хезмәт итә алалар, дигән фикердә калдылар.

Мастер-класста 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International