"Наз" балалары студентлар тормышы белән танышты

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Әгерҗе районы балалар һәм яшүсмерләр социаль “Наз” приютында “Остазлар белән бергә” исемле проект тормышка ашырыла. 

Балаларга һөнәри юнәлеш бирү уңаеннан приют карамагындагылар Ижау дәүләт һәм муниципаль хезмәт колледжы һәм Чайковский медицина көллияте студентлары белән очрашты. Кунаклар балаларның барлык сорауларына җавап бирде, студентлар тормышы, проблемалар һәм аларны хәл итү ысуллары турында сөйләделәр.

Очрашу приютта тәрбияләнүчеләрдә зур кызыксыну уятты. "Наз" балалары һөнәр сайлау - мөһим адым булуына тагын бер кат инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International