Яшел Үзән мәшгульлек үзәге белгечләре "Гнёздышко" приютындагы балаларның ата-аналары белән очрашты

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Һөнәри юнәлеш хезмәттәшлеге уңаеннан Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге балалар һәм яшүсмерләр "Гнездышко" социаль приютындагы балаларның ата-аналарына гомуми консультация үткәрде.

Мәшгульлек үзәге белгечләре хезмәт законнары өлкәсе хакында гомуми мәгълүмат бирде. Катнашучылар шәһәр һәм районның хезмәт базарындагы хәлләр, эшсезлек буенча пособие билгеләнү һәм аны алу, исәпкә алыну һәм эш эзләү технологияләре турында мәгълүмат алды. Шулай ук алар һөнәри белем, социаль адаптация һәм психологик ярдәм буенча дәүләт хезмәте алу, вакытлыча эшкә урнаштыру мөмкинлекләре, шул исәптән түләүле җәмәгать эшләрендә катнашу һәм балигъ булмаган гражданнарны җәй көне укудан буш вакытларында эшкә урнаштыру мәсьәләләре белән дә таныштылар.

Мәшгульлек үзәге белгечләре "Работа в России" сайтында мөстәкыйль рәвештә эш эзләү мөмкинлекләре һәм вакансияләр ярминкәләрендә эш эзләү нәтиҗәлелеге турында сөйләде. Чара ахырында барлык катнашучыларга да белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International