"Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр тегүче һөнәре белән таныша

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Питрәч районының "Шатлык"  балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче булып эшлүче Р.Ахуджанова  өлкән төркем балаларына "Тегүче һөнәре" темасына дәрес уздырды.

Дәреснең максаты: тәрбияләнүчеләрнең тегүче һәм модельер һөнәре турында күзаллауларын киңәйтү; үз һөнәреңне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итү.

Дәрестә балалар тегүче һөнәре турында бик күп яңа мәгълүмат алды. Тәрбияләнүчеләр актив эшләде: төрле һөнәрләр турында табышмаклар һәм кроссвордлар чиште, игътибар концентрациясен һәм хәрәкәтне координацияләүне билгели торган тест уздылар.  Шулай ук үзләрен дизайнер ролендә сынап карады һәм үз кием модельләрен ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International