ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә жыр укытучысы Н.Городилова һәм тәрбияче Л.Полуэктова  "Яз каршылыйбыз!" исемле музыкаль-уен чарасы уздырды.


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

13 мартта Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәге социаль педагогы балалар өчен Кукмара район музеена ТАССРның 100 еллыгына багышланган экскурсия оештырды.

12 мартта Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре авыл хуҗалыгы "Аппак" ҖЧҖ предприятиесе белән очрашу оештырдылар.

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм "Ростресурс" инвалидларны тернәкләндерү Ассоциациясе вәкиле Алексей Мулеев Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәт алучылар арасында шашка буенча турнир үткәрде.

Бөгелмә районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Мини Мисс" конкурсы узды, анда приютта тәрбияләнүче 10 кыз бала катнашты.

Түбән Каманың балалар һәм яшүсмерләр "Балкыш" социаль приютында "Яхшылыкның чиге юк"  акциясе оештырылды. "Гаилә сукмаклары" программасын тормышка ашыру уңаеннан узган акциянең максаты балаларда хатын-кызларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.

12 март көнне Лениногорск шәһәре мәдәният сараенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге район мәгариф идарәсе белән берлектә өлкән сыйныф укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе үткәрде.

12 мартта Әгерҗе муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр "Наз" социаль приютына кунаклар килде.Алар “Яхшы гамәлләр” җирле җәмәгатьчелек оешмасыннан иде.

12 март көнне Менделеевск шәһәре "Бондюжский" территориаль иҗтимагый үзидарәсе Өченче буын университетының финанс белеме факультетында үз студентлары өчен район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу оештырды.

2019 елның 12 мартына республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 681 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 88 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62 % тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International