Түбән Каманың балалар һәм яшүсмерләр "Балкыш" социаль приютында "Яхшылыкның чиге юк" акциясе оештырылды. "Гаилә сукмаклары" программасын тормышка ашыру уңаеннан узган акциянең максаты балаларда хатын-кызларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Тәрбиячеләр балалар белән әңгәмәләр үткәрде, шигырьләр һәм җырлар өйрәнелде. Балалар тәрбиячеләр җитәкчелегендә үз куллары белән котлау открыткалары ясады. Бәйрәм көнендә балалар педагоглар белән приют территориясенә чыкты, узып баручы хатын-кызларга котлау открыткалар бүләк иттеләр.
"Мондый чаралар тәрбия функциясе генә түгел, ә балаларда җәмгыятьнең бер өлеше булуын аңлау, әйләнә-тирәдәгеләргә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыра һәм кешеләр белән матур аралашырга өйрәтә. Бала үзен шәхес буларак бәяли ала", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты педагоглар.