ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Югары Ослан муниципаль  районының “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан  март аенда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты тикшерелде.

Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Тукай үзәк район хастаханәсендә "Баланың эчке яктан үсеше" темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.

Буа "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре терроризмны һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән  чара уздырды.

11 мартта Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә социаль педагог Гөлнара Пряничникова "Мафия" күңел ачу агентлыгы белән берлектә "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" дигән темага рәсем конкурсына йомгак ясады.

Безнең җәмгыять алдында торган иң актуаль һәм социаль әһәмияткә ия бурычларның берсе - балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне киметү юлларын эзләү һәм профилактика нәтиҗәлелеген арттыру. 

Яр Чаллының "Асылташ" социаль приютында 2019 елның гыйнварыннан адаптив-үстерүче "Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда торучы балигъ булмаганнарның сукбайлыгын һәм хокук бозуларын кисәтү" программасын гамәлгә кертү буенча пилот проект старт алды.

Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 20 март көнне вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.

Бүген Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" реабилитация үзәгендә “Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән дидактик уен үтте.

Менделеевск муниципаль районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче балалар үзләренең тәрбиячеләре белән берлектә "Яшел планета-2019" XVII Бөтенроссия балалар экологик форумында актив катнашты.

20–23 мартта Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге югары сыйныф һәм чыгарылыш класс укучылары өчен вакансияләр һәм уку урыннары ярминкәсе үткәрә. Чара ел саен уздырыла торган “Белем. Карьера” акциясе кысаларында уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International