Әлмәт мәшгульлек үзәге белгечләре эш бирүче белән очрашты

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

12 мартта Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре авыл хуҗалыгы "Аппак" ҖЧҖ предприятиесе белән очрашу оештырдылар.

Очрашуның темасы - эш бирүченең халык, шул исәптән инвалидлар, күп балалы ата-аналар, инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар, төрмәдән чыкканнарны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү чараларында катнашуы турында фикер алышу.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк,  кайбер категория гражданнарны эшкә урнаштыру эш бирүчегә хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен капларга мөмкинлек бирә.

Мәшгульлек хезмәте программалары турында тулырак мәгълүматны эш бирүчеләр түбәндәге телефон буенча алырга мөмкин: (8553) 32-34-99 яки Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86А йорт, каб. № 109, 110, 209.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International