Лениногорскида ел саен уздырыла торган уку урыннары ярминкәсе узды

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

12 март көнне Лениногорск шәһәре мәдәният сараенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге район мәгариф идарәсе белән берлектә өлкән сыйныф укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе үткәрде.

Ярминкәдә урта һәм югары һөнәри белем бирү йортлары: Лениногорск политехника көллияте, Лениногорск нефть техникумы, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте, Бөгелмә медицина училищесы, Бөгелмә төзелеш-техник көллияте, В. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һ.б. катнашты. 

Уку йортының һәр вәкиле факультетлар, белгечлекләр, документлар кабул итү шартлары, белем алу өстенлекләре һәм студент тормышы, үзеңне максималь күрсәтү, сәләт һәм талантларны үстерү мөмкинлекләре турында сөйләде. Укучылар игътибарын кызыклы баннерлар, стендлар, тарату материалы, буклетлар һәм керү шартлары теркәлгән белешмәлекләр җәлеп итте. Шулай ук уку йортлары программалары һәм белгечлекләре белән танышу өчен видеороликлар да кулланылды.

Уку урыннары ярминкәсендә 500дән артык укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International