Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә жыр укытучысы Н.Городилова һәм тәрбияче Л.Полуэктова "Яз каршылыйбыз!" исемле музыкаль-уен чарасы уздырды.
Чарада 32 инвалид бала, 8 ата-ана катнашты. Залда җыелган балалар язга шатланды, алар биеделәр. Саубуллашканда Язбикә нарасыйларга татлы күчтәнәчләр бүләк итте.