Бөгелмә районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Мини Мисс" конкурсы узды, анда приютта тәрбияләнүче 10 кыз бала катнашты.
Конкурста катнашучыларны компетентлы жюри бәяләде. Жюри төркемендә, анда ата-аналар, "ДоброДОМ" волонтерлык хәрәкәте вәкилләре һәм учреждение белгечләре катнашты. Конкурс биремнәре кызларның сәләтен ачарга ярдәм итте: яшь катнашучылар кулинария осталыгы күнекмәләрен күрсәтте һ.б. һөнәрләре дә тәкъдим ителде.