ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

2019 ел Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Яшьләрдә  эшче һөнәрләргә уңай мөнәсәбәт формалаштыру һәм киләчәктә дөрес һөнәр сайларга ярдәм итү максатынннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагогы Ольга Бывальцева "Дөньяда эшче һөнәрләр" дәресе үткәрде.

11 һәм 13 март көннәрендә Спас районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга социаль адаптация буенча дәүләт хезмәте күрсәтелде.

Мөслим районы “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә террорчылыкка каршы эшчәнлек алып барыла.Биредә социаль хезмәткәрләрнең чираттагы җыелышы узды.

Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Карьера навигаторы" дигән һөнәри юнәлеш бирүче марафон старт алды.

Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Язгы мәрхәмәтлек атнасы" акциясе уңаеннан 14 март көнне "Без спорт яратабыз" акциясе башланды.   

 

12 март көнне Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләренең укулары булып узды.

14 март көнне Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре чираттагы ведомствоара кичке рейд оештырды.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Социаль өлкәгә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кертү ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Бу Татарстанда яшәүчеләр өчен дәүләт һәм социаль әһәмиятле хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыра.

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.

Үз эшчәнлеген транспорт һәм файдалы казылмалар чыгару тармакларында гамәлгә ашыручы акционерлык җәмгыяте 1422 хезмәткәренә 75388,0 мең сумлык әҗәтен кайтарды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International