"Наз" комплекслы үзәгендә "Без спорт яратабыз" акциясе башланды

2019 елның 15 марты, җомга

Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Язгы мәрхәмәтлек атнасы" акциясе уңаеннан 14 март көнне "Без спорт яратабыз" акциясе башланды.

Акция барышында   социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәр өчен саф һавада "Скандинавиячә йөрү", "Агашин тренажерлары" һәм мини степперлар белән физик күңегүләр үткәрде. Өлкәннәр бу чараны бик яратып кабул итте һәм саф һавада физик күңегүләр үткәрүне дәвам итүне сорадылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International