Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Карьера навигаторы" дигән һөнәри юнәлеш бирүче марафон старт алды.
Бөгелмә районында тормышка ашырыла торган әлеге проект һөнәри юнәлеш бирү эше өчен киң мөмкинлекләр бирә. Әлеге елда чара 20-23 март көннәрендә узачак. Гадәттәгечә берничә мәйданчык ачылачак, алар кысаларында мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары, шулай ук шәһәрнең мәгариф оешмалары укытучылары һәм белгечләре өчен төрле чаралар оештырылачак.
Әлеге чарага 1000нән артык чыгарылыш сыйныф укучысы килер дип көтелә. Моннан тыш, теләүчеләргә алдагы эшчәнлек өлкәсен сайлау максаты белән тест үтү мөмкинлеге биреләчәк.